Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессияләре эшендә катнашты.
Төп нотык белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин чыгыш ясады.
Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча район асылда барлык икътисадый күрсәткечләргә дә ирешкән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлгән.
2015 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы Татарстан Республикасы сәнәгать продукциясенең 23%ын җитештергән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 102,3%. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча район республика мунициципаль берәмлекләре арасында 2 нче урынны яулаган.
«Шәһәрдә һәм районда сәнәгать объектлары актив төзелә: «ТАИФ-НК» авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы, «ТАНЕКО» комплексының икенче чираты. 2015 ел азагында «Түбән Кама нефть химиясе» альфа-олефиннар җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү эшләренә кереште. Бу хисап елында сәнәгать төзелешендә 74 млрд. сум гамәлгә ашырылган», - диде башлык.
2015 елда 131 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шуларның яртысына якыны – социаль ипотека программасы буенча. Авылларда да күп эш башкарылган. 5 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы, бер савыктыру лагере һәм 5 яшүсмерләр клубы ремонтланган.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә яхшы гына нәтиҗәләр күрсәткәннәр, дип хәбәр итте нотыкчы, җыелма продукция күләме – 3 млрд. сумнан артык, җитештерелгән продукциядән килгән акча – 2 млрд. 800 млн. сум.
Айдар Метшин ишегалларындагы юлларны ремонтлау мәсьәләсенә аерым тукталды һәм, бу максатларга өстәмә акчалар сорап, Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика үсешенең төп ноктасы якын елларга Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры булачак. Ә мондагы төп пункт – нефть химиясе тармагы өчен җаваплы Түбән Кама районы булачак.
«Кирәкле кадрларны әзерләргә, кешеләр өчен тиешле шартлар тудырырга, югары мәктәпнең дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Бу мәсьәләләр җентекләп карауны һәм ярдәм таләп итә», - дип саный Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнеска аерым игътибар бирергә кушты. «Кызганычка каршы, күрсәткечләрегез әлләни югары түгел. Аңлашыла ки, район территориясендә эре предприятиеләр эшләп килә, әмма кече һәм урта бизнесны үстерү өчен мондый мөмкинлекләр белән бер генә район да мактана алмый. Сездә каучуклар да, полимерлар да, башкасы да бар, янәшәдә генә берничә автомобиль предприятиесе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Юллар ремонтлау мәсьәләсенә дә тукталды, республика һәм «ТАИФ», «Татнефть» кебек эре предприятиеләр тарафыннан ярдәм күрсәтелер, диде
Рөстәм Миңнеханов Парклар һәм скверлар елы кысаларында түбән камалылар эшен югары бәяләде, шулай ук быелгы Су саклау зоналары елында Түбән Камага яр буйларын реконструкцияләүгә акча биреләчәк, дип белдерде ул.
«Түбән Кама – бөтен ил күләмендә җитди сәнәгать төбәге. Монда каучукларның, полимерларның һәм нефть эшкәртүнең эре үзәге урнашкан. Гаять куәтле коллективлар эшли. Түбән Кама районында нефть-газ комплексын үстерү буенча барлык программаларыбыз да гамәлгә ашырылуга шигем юк.
Татарстан Президенты азакта Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.