2016 елда Татарстанда инновацион проектларны гамәлгә кертү өчен даими халыкара мәйданчык эшли башлый

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасының инвестицион –венчур фонды” (ТРның ИВФ) коммерцияле булмаган оешманың Попечительлек советы  утырышы узды.

Утырышның төп темасы инновацион проектларны гамәлгә кертү өчен даими халыкара мәйданчык булды.

Искә төшерәбез, бу ресурс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча булдырылган иде, ул аны 2015 елда XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре барышында биргән иде.

Яңа венчур ярминкәсе 2016 елда эшли башлый, аның төп элементы булып, инновацион компанияләрнең акселерацион программаларын уздыру тора.

Акселерация программасын бүген утырышта Pulsar Venture Capital генераль директоры Павел Королев тәкъдим итте.

Pulsar Venture Capital ТРның ИВФ һәм Россия венчур компаниясенең (РВК)  бүлендек компаниясе булып тора һәм стартаплар акселерациясе буенча махсуслаша.

Акселерация программасы Россия һәм Казан венчур ярминкәләре кысаларында гамәлгә кертеләчәк. Программа технологик проектлар экспозициясе белән эшләү һәм оештыруда төп инсрумент булачак.

XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре чаралары планнары һәм аны уздыруга әзерлек турында Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм Россия венчур ярминкәсе директор-координаторы Игорь Гладких хәбәр итте.

Халыкара дәрәҗәдә стартаплар акселерациясе өчен инновацион үзәкләрнең берсе итеп Ирландия Республикасы сайланды. Эшнең барышы һәм Ирландия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында  Росссия һәм БДБ дә “Enterprise Ireland” директоры Джерард МакКарти сөйләде.

Инновацион компанияләрнең акселерация программасы һәм XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре чаралары планнары  ТРның ИВФ Попечительлек советы әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International