Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2016» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумын ачты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге күргәзмә - энергия ресурсларын сак тотуга бәйле мәсьәләләр турында сөйләшү өчен уңайлы мәйданчык. "Мин чын күңелдән Россия Энергетика министрлыгына әлеге чараларада безгә һәрвакыт ярдәм итүе өчен рәхмәтле, - диде ТР Президенты. - Бүген биредә Калининград һәм Волгоград өлкәләреннән олы делегацияләр катнаша, шуңа да без бик шат".
Рөстәм Миңнеханов ышанып белдергәнчә, әлеге күргәзмә Россия һәм халыкара партнерлар хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.
Россия энергетика министры урынбасары күргәзмәдә катнашучыларга уңышлы эш итүләрен теләде һәм Татарстанның бүгенге көндә энергияне нәтиҗәле куллану өлкәсендә лидерларның берсе икәнен билгеләп үтте. Республикага әлеге югары урынын саклап калуын телим, диде ул.
"Әлеге күргәзмәдә катнашучылар саны һәм эш программасы буенча без аңлыйбыз: энергияне сак тоту - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бу илебезнең конкурентлыкка сәләтлелегенең нигезе, Россия киләчәгенең нигезе", - дип белдерде А.Инюцын.
Шулай ук сәламләү сүзләре белән Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров чыгыш ясадылар.
Шуннан ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин "Энергияне нәтиҗәле файдалану җиһазлары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучылар символик лентаны кистеләр дә күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.