Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе килешү имзалады

2016 елның 4 марты, җомга

Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты белән "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне стимуллаштыру программаларын тормышка ашыру буенча килешү имзаланды. Бу хакта журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов һәм "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сөйләде.

"Без "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ белән 2015 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Техника сатып алу, безнең транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерүдән тыш, экологик проблемаларны хәл итү, яңадан җиһазландырылган техниканы файдаланудан икътисади нәтиҗә алу бурычы да торды. Бүгенге көнгә кадәр нефть ресурсларын кулланып, экологиягә шактый зыян сала торган транспорт чараларын күчерүне ничек стимуллаштыру мәсьәләсе күтәрелмәде. Бүгенге килешү әлеге мәсьәләне хәл итүгә булышачак. ТР Хөкүмәте карары белән газ-мотор ягулыгына күчү чыгымнарын субсидияләүгә акча бүленәчәк, ә Газпром ягыннан яңадан җиһазландыруга отышлы займ алу өчен акча биреләчәк. Күчерүгә стимуллаштырып, аны кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен 1,5 мең кубометр ягулык сатып алуга шәхси ягулык карталары тапшырылачак", - диде Артем Здунов.

Михаил Лихачев билгеләп узганча, аның компаниясендә техниканы газга күчерүне стимуллаштыру чараларын тормышка ашырганнар, алар бөтен ил буенча актив кулланыла. Спикер сүзләренчә, бу  төбәк җитәкчеләре субсидияләүне башлап җибәрүче илдәге беренче килешү.

"Республикада моның ничек эшләвен күрсәткәннән соң, бу бөтен илгә таралыр дип өметләнәм. Бу хакимият тарафыннан техниканы газга күчерү буенча, чыннан да, бик җитди адым", - дип билгеләп үтте Михаил Лихачев.

Артем Здунов сүзләренчә, Татарстан ягыннан субсидияләү күләме быел 75 млн сум тәшкил итәчәк. Республика, техниканың төренә карап, чыгымнарның 15 процентыннан алып 30 процентына кадәр субсидияләячәк. "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ ягыннан субсидияләү агымдагы елга 300 млн сум тәшкл итәчәк, бу чынлыкта күпме техника күчерелүгә бәйле.

Ул хәбәр иткәнчә, физик затка субсидия бирү буенча бердәм оператор булып ТР Икътисад министрлыгы чыгыш ясый. Техниканы яңадан җиһазландыруга субсидия алу өчен, министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Әлеге субсидия чыгымнарга карап бирелә. ТРда авторизацияләнгән техниканы яңадан җиһазландыру пунктлары эшләячәк. Физик затлар чыгым күтәргәннән соң займ, ә аннары субсидия алачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International