Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләреннән килгән 700 эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге эшкуарлар белән эш итүнең иң нәтиҗәле ысулларын даими рәвештә эзли. "Бүгенге көндә проектларга юнәлдерелгән алым кулланыла. Составына эшкуарлар, хакимият органнары вәкилләре, депутатлар кергән проект төркемнәре бар. Уртак эш барышында алар проблеманы билгелиләр һәм аны хәл итү ысулларын тәкъдим итәләр. Минемчә, әлеге ысул иң нәтиҗәлесе", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Борис Титов билгеләгәнчә, Татарстан җитәкчелеге төбәктә эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү өчен бик күпне эшләде. "Рөстәм Миңнеханов еш кына әлеге эштә яңа механизмнарны, ысулларны куллану турында сөйли. Бүген без шуның нәтиҗәләрен күзәтә алабыз: республикада актив рәвештә сәнәгать, җитештерү күрсәткечләре үсә. Татарстан гадәттәгечә иң уңай эшлекле климатлы регионнар санына керә", - диде ул.
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, бүген Россиядәге бизнес мохиттә зур үзгәрешләр күзәтелә, алар тышкы шартларга бәйле: чыгымнар, процент ставкалары арта, сатып алу ихтыяҗы кими.
"Хакимият һәи бизнес мөнәсәбәтләрен үзгәртергә, яңа шартларга җайлашырга кирәк.Барлык бу бурычларны бергәләшеп хәл итәрбез, дип өметләнәм", - диде ул.
Шуннан проект төркемнәре тәкъдимнәрен тәкъдир итте. Темаларның берсе - "Ак кош күле янындагы территориядә рекреацион бизнес оештыру өчен шартлар булдыру". Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов билгеләгәнчә, бүген паркның гомуми мәйданы - 3 мең гектар, анда ел саен 300 мең кеше була. Шул ук вакытта, спикер сүзләренчә, парк территориясенә, хокукый яктан киртәләр булганга күрә, бизнеска юл ябык. Бу, үз чиратында, ял итүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыруга комачаулый.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге мәсьәлә башка саклау зоналарына да кагыла, аерым алганда, яр буйларына. Ләкин әлеге очракта хокукый каршылыкларны хәл итеп була, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов проект төркеменә әлеге мәсьәләне хәл итүгә экологларны һәм республикадагы закон чыгаручыларны җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Шулай ук Татарстан Президенты мобиль һәм стационар булмаган сәүдәне үстерү буенча эшкуарлар инициативасын хуплады. Әлеге өлкәне җайга салу мәсьәләсе башка проект төркеменең темасы булган.
"Бездә стационар сатуны оештыру авыр яисә бөтенләй мөмкин булмаган урыннар бар: парклар, скверлар, тарихи территориаль объектлар. Шуңа күрә бизнесның бу юнәлештә үсүгә мөнәсәбәтем уңай, - дип билгеләде ул. - Халыкара тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Төп таләп - җиһазлар һәм продукциянең тиешле сыйфатта булуы".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, сәүдә фургоннары Казан, борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге туристлары арасында популяр булачак. Татарстан Президенты әлеге бизнес вәкилләренә ярдәм итү ысулларын "Лизинг-грант" программасы аша карарга йөкләде.
Әңгәмәнең тагын бер темасы республикада каты коммуналь калдыклар әйләнеше буенча бердәм региональ оператор эшчәнлеген җайга салу мәсьәләләре булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге тема республикада актуаль, ләкин бу өлкәдәге теләсә нинди үзгәреш халык өчен тарифлар үсүенә китерә ала. "Башта бөтен полигоннарны рәткә китерергә кирәк. Икенчедән, калдыкларны аралау мәйданчыкларын оештырырга кирәк. Шуннан калдылкарны прессларга һәм махсус территорияләрдә күмәргә кирәк. Бу - иң гади һәм арзан ысул, - дип билгеләде Татарстан Президенты. - Калдыкларны яндыру заводын төзү - авыр эш түгел. Ләкин бу тарифлар үсүенә китерә ала, ә бу халыкны бер дә шатландырмый. Шуңа күрә әлегә гаддәтәге юл белән барырга кирәк".
Ахырда Рөстәм Миңнеханов проект төркемнәре эшләрен югары бәяләде һәм һәр мәсьәләне хәл итүгә өч айдан да артык вакыт сарыф итмәскә тәкъдим итте. "Өч ай дәвамында җавабы табылмаса, теманы алыштырырга кирәк, - диде ул. - Гомумән, ешрак очрашырга һәм бизнес даирәдә иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк. Бергә без тиешле җавапларны таба алачакбыз".