Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызуга федераль бюджеттан 400 млн. сум акча килгән
2010 елның 14 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта карады. Закон проектын депутатларга ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Министр сүзләренә караганда, кертелә торган үзгәрешләр агымдагы елның беренче яртыеллыгында федераль казнадан килгән акчалар һәм Татарстанның үз керемнәре арту белән бәйле. Шулай итеп, гомуми керем
22, 8 млрд. сум тәшкил итә.
Аерым алганда, республикага федераль бюджеттан 13,6 млрд. сум акча килгән. Салымга бәйле керемнәр 8,8 млрд. сум күләмендә җыелган. Бигрәк тә республиканың нефтехимия комплексы зур табыш китергән.
Федераль казнадан акча билгеле бер максатларда куллану өчен җибәрелә. Аерым алганда, аны сугыш ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүгә (4,3 млрд. сум), халыкның мәшгульлеген тәэмин итүгә, кече эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменә, Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызуга (400 млн. сум), Универсиада объектларын төзү һәм төзекләндерүгә, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә тоту көтелә. Шулай ук юл төзелешенә һәм корылык белән бәйле рәвештә кредитлар бирелә.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлешен – 23,3 млрд. сумга, керем өлешен 22,8 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, бюджет кытлыгы 12 млрд. 800 млн. сум тәшкил итә.
Министр республика бюджетын тулысынча баланслы дип саный. Аның сүзләренә караганда, бюджет кытлыгы өстәмә керемнәр, бюджет кредитлары хисабына каплана.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев фикеренчә, республика бюджетының тотрыклылыгы арта бара.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз