Бюджетның керемле өлеше кимү, министр белдергәнчә, федераль салым законнары үзгәрү аркасында кайбер керем чыганакларының төшеп калуына бәйле. Пенсия системасы реформасы нәтиҗәсендә генә дә ТР бюджетына 4,2 млрд сум керми кала. Файдалы казылмалар табуга салымның 5 проценты федераль бюджетка күчерелгән өчен компенсация түләү тәртибе үзгәрде. 2010 елда компенсациянең күләме 60% тәшкил иткән булса, 2011 елда – 40%, 2012 елда – 20%, 2013 елда нуль булачак.