Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында 2016 елның 3 маенда үтте.

Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре, 2015 елда компаниянең капиталь төзелеше планын үтәү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасында кулланучыларга электр энергиясен җибәрү буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 2015 елда 22,8 млрд. кВт. с. тәшкил иткән, электр челтәрләрендә фактик югалтулар тулысынча компания буенча 1,5 млрд. кВт с. тәшкил иткән, яисә челтәрләргә килгән электр энергиясе күләменең 7,2%ы.

2015 елда кулланучыларны технологик берләшүгә 23 905 килешү башкарылган, шуның белән бергә берләштерелгән электр егәрлегенең күләме 846 МВт тәшкил иткән.

Компаниянең финанс хәле 2015 ел нәтиҗәләре буенча тотрыклы санала, финанс күрсәткечләре норматив билгеләр чигендә.

Капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь кертүләрне үзләштерү  2015 елда 7 млрд.сумнан артык тәшкил иткән.

Утырышны йомгаклап, Илдар Халиков, компания коллективына  Татарстан Республикасында кулланучыларны электр белән өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итү буенча бурычларны уңышлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International