Илдар Халиков Казанда “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрү һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрү һәм аңа әзерлек буенча буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, 2014 елның 14 июнендә РФ Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкләүне һәм аның эшчәнлеген яңадан башлап җибәрүне йөкләде. Бер елдан соң, 2015 елның июнендә, Мәскәүдә Татарстан Президенты рәислегендә яңартылган форматта Төркемнең утырышы узды.

Төркемнең икенче утырышын Казанда 25-28 майда уздыру планлаштырыла.  

“Быел Казанга 30 мөселман иленнән вәкилләр, шулай ук Россиядән 19 эксперт килер дип көтелә”, - диде Илдар Халиков. – Планлаштырылган чараларның төп максаты – Төркемнең чит ил әгъзаларында Россия турында объектив фикер тудыру, кунакларга Татарстан үрнәгендә конфессияара һәм мәдәниара мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә тупланган тәҗрибәне күрсәтү”.

Илдар Халиков сүзләренчә,  Төркем әгъзаларының борынгы Болгар шәһәренә баруы һәм “Болгар ислам академиясе” проекты белән танышуы программаның мөһим өлеше булачак.

Алга таба бу чарага әзерлек кысаларында агымдагы эшләр турында ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International