Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасында иминият базарын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Зур иминият компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Шулай ук бу чарада Россия банкы иминият базары департаменты директоры Игорь Жук, Россия банкы Идел-Нократ баш идарәсенең башлык урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк-бүлеге управляющие Мидһәт Шаһиәхмәтов, Россия автоиминиятчеләр берлеге җитәкчеләре, ТР министрлык һәм ведомстволар, шулай ук төрле иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Алдан үзенең ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында Илдар Халиков Игорь Жук белән очрашты. Алар республикада иминият тармагында үсеш перспективалары һәм бу өлкәне җайга салу турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, иминият хезмәтләре базарын үстерү федераль дәрәҗәдә мөһим тема, дип билгеләде.
“Ышанам, бүгенге чара бу мәсьәләдә безгә алга китәргә генә түгел, ә бәлкем закон чыгаручылар белән бергә узара кабул ителерлек юлны яисә юл картасын табарга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ТР Премьер-министры.