2015 елга финанс нәтиҗәләре ясалды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, “2015 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Төп докладтан һәм фикер алышулардан соң, закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Бу сорау буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады.

Министр әйтүенчә, закон проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 975 статьясы таләпләре нигезендә эшләнгән һәм Татарстан Республикасы бюджетының керемнәре, чыгымнар һәм кытлыгы күрсәтелгән закон текстыннан гыйбарәт.

2015 нче елда керем күләме – 203 млрд 921 млн 818 мең 400 сум, чыгымнар – 211 млрд 21 млн 816 мең 300 сум.

Түбәндәге күрсәткечләрне раслау закон проектына аерым кушымталар булып кертелә:

бюджетлар керемнәре классификациясе кодлары буенча Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре;

Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары;

бюджетлар чыгымнарының бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары;

бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары.

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 973 статьясының 3 пункты нигезендә, 2015 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисап, тышкы тикшерү уздыру өчен, билгеләнгән срокларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасына тапшырылган.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, узган елда консолидацияләнгән бюджет фонд базарларында тотрыксызлык, нефть һәм валюта базарларында волатильлек шартларында үтәлгән. “Әлбәттә, тышкы алшартларның Татарстан икътисадына тәэсире зур булды. Республикада инвестицион проектларны тормышка ашыру, инновацион үсешкә, кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирә торган алымнарны киңәйтү, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру былтыр республиканың тулаем төбәк продукты күләмен 2014 нче ел дәрәҗәсенә якынайтырга мөмкинлек бирде”, - дип ассызыклады министр.

Докладтан күренгәнчә, узган елда сәнәгать производствосы индексы, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 100,4 процентка тәңгәл. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 213,7 млрд сум. Төзелеш эшләре күләме 285,2 млрд сум тәшкил иткән (2014 нче ел белән чагыштырганда, 100,1% ). ТР бюджеты кереме 2015 нче елда 203, 92 млрд сумнан гыйбарәт, чыгымнар буенча – 211, 02 млрд сум.

Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, аеруча керемле чыганаклар, алдагы еллардагы кебек үк, - оешмалар табышына, физик затлар кеременә булган салым, предприятие һәм оешмалар мөлкәтенә салым һәм акцизлар. Әлеге чыганаклар хисабына республика казнасы ел саен 80 процентка тулылана. Былтыр оешмалар кеременә салым бюджет керемнәренең 35,5 процентын тәшкил иткән (72,3 млрд сум). 22 эре предприятие һәм 29 кече нефть компаниясе салым кертелешен тәэмин иткән. Физик затларга килгәндә, аларның кеременә узган елда консолидацияләнгән бюджетка 57,9 млрд сум күләмендә, ТР бюджетына 40,1 млрд сум күләмендә салым җыелган. 2015 нче елда хезмәт хакы фонды – 470,1 млрд сум булса, 2014 нче елда ул 448,1 млрд сум булган.

Министр салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча Татарстанның Россия төбәкләре арасында 6 нчы урында булуын әйтте. 2014 нче елга караганда, керемнәрнең гомуми күләме 111,6 процент.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 2015 нче елда 248,9 млрд сум булган, республика бюджеты буенча 211 млрд сумнан гыйбарәт. Мәгариф тармагына гомуми чыгымнарның 20,6 проценты, сәламәтлек саклау өлкәсенә 15 процент, социаль сәясәткә - 11, мәдәният, кинематографиягә - 2,9, физкультура һәм спортка 1,9 процент юнәлдерелгән. 7,1 млрд сум булган бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары хисабына капланган.

ТР дәүләт бурычы күләме 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына 91,3 млрд сум тәшкил итә, яки 2015 нче елга бюджет турындагы закон тарафыннан расланган күләмнең 72,8 проценты. Бурыч күләме 2 процентка кимесә дә, республикада дәүләт бурычы суммасы Россия төбәкләре арасында иң югарыларының берсе булып саклана.

Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин бюджетның 2014 нче елның декабрендә кабул ителгән һәм 2015 нче ел дәвамында тәгаенләнгән республика законы нигезендә планлаштырылган параметрлар буенча гамәлгә ашырылганынын билгеләп үтте.

Леонид Якунин сүзләреннән аңлашылганча, кризис шартларына карамастан, Татарстан, 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, бюджетның керемнәр белән тулылыгын сыйфатлаучы күрсәткечләр буенча югары позицияләрне били. “Кризисның республикада 2015 нче елда бюджет үтәлешенә йогынтысы артык куркыныч булмады”, - дип, ул бюджетка салым һәм салым булмаган кертемнәрнең 101,5 процент тәшкил итеп, 2014 нче ел белән чагыштыргада, 19 млрд сумга артык булуын билгеләп узды. Шулай да, ТР бюджетына күчерелә торган керемгә салым буенча бурыч чирек өлешкә арткан. Шул ук вакытта, чыгымнарның гомуми күләме артып, 120 млрд сум тәшкил иткән.

Узган елда республика территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 427,2 млрд сум салым тупланган. Леонид Якунин аларның 54,7 проценты федераль бюджетка күчерелеп, республикада кала торган сумманың ел саен кыскара баруын шәрехләде.

Былтыр республикага федераль бюджеттан 9 млрд сум акча җәлеп ителгән. Бюджет кредитлары буенча бурычлар күләме 8,9 млрд сумга арткан. Федераль акчалар күләме барлыгы 34,1 млрд сум тәшкил иткән, бу 2014 нче елга караганда, 3,5 млрд сумга артык.

Леонид Якунин соңгы 5 елда түрәләр аппараты кыскартылуын билгеләп узды. Чыгымнарны оптимизацияләү мәсьәләсендә, аппарат хезмәткәрләренең эш хакы индексациясе гамәлдән чыгарылган, командировкаларга, элемтә, транспорт һәм башкаларга чыгымнар оптимизацияләнгән.

Узган елда Татарстанда 29 дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга 181,6 млрд сум акча юнәлдерелгән булган. Леонид Якунин бюджет чараларының бар җирдә дә рациональ кулланылмавын билгеләп узды, бу муниципаль берәмлекләргә һәм ведомство подразделениеләренә кагыла. “Хисап палатасы 60 млн сумнан артык суммага хилафлыклар ачыклады. Бүген бюджеттагы һәр сумның нәтиҗәлелеге өчен көрәшү зарур”, - дип белдерде комитет рәисе. Бу фикер белән депутатлар да килеште.

Алардан яңгыраган сорауларга килгәндә, Хафиз Миргалимов гражданнарның түбән хезмәт хакы, Ксения Владимирова гражданнарның һәркемгә уңайлы мохиткә хокукларын тормышка ашыру турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте һәм башкалар.

Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм имзалау өчен ТР Президентына юлланды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне барлык комитетлар каравын, аларның үз карарларын тәкъдим итүен билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International