2017 елга нефть бәясен 40 доллардан күбрәк дип фаразлау бюджет өчен куркыныч уятырга мөмкин

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

2017 елга нефть бәясен баррель өчен 40 доллардан күбрәк дип фаразлау бюджет өчен куркыныч уятырга мөмкин, дип фикерли Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов.

"Эш шунда ки, без бюджет цчен булган куркынычларны киметергә, аларны булдырмаска тиешбез. Әгәр дә без нефть бәясен баррель өчен илле доллар дип алып исәпләсәк, нефтькә бәя кимегән очракта без үзебез өчен маневр мөмкинлеге һәм резерв калдырмыйбыз", - дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International