Финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаменты хәйрия акциясе уздырды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 2016 елның 1 июнендә, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм казначылык Департаментының беренчел профсоюз оешмалары тарафыаннан балаларның көндәлек кирәк-яракларына акча җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды.

Җыелган акчалар Лаешта урнашкан начар күрүче инвалид балаларның интернатында тәрбияләнүчеләрнең көнкүрешенә ярдәм итүгә юнәлдерелде.

2007 елдан башлап Татарстан Республикасының финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаменты коллективлары әлеге мәктәп-интернатта уздырылучы төрле чараларда ярдәм белән катнашалар, моңа биредә тәрбияләнүчеләр бик шат.

Шушы елларда интернат-мәктәпнең ишек алдында ике зур теплица төзетелде. Балалар үзләре кыяр, помидор, яшел-мөшел үстерәләр. Мәктәптә музыкаль һәм спорт бүлмәләре, үзләренең автобусы һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары да бар. Болар барысы да Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаментының профсоюз әгъзалары күрсәткән ярдәм нисбәтеннән булдырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International