Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Бу чорда электр энергиясе җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына караганда 1%ка түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5%ка кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган.
Компаниянең табышы агымдагы елның беренче алты аенда 17 813 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 1%ка күбрәк һәм планнан 4%ка калыша. Компаниянең дебитор бурычларын бетерү буенча эшчәнлеген уңай бәяләде, аны 792 млн. сумга кыскарту мөмкин булган. 1 июльгә ул 1 458 млн. сум тәшкил иткән.
Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары “Генерирующая компания” ААҖнең ышанычлылыгын һәм авариясез эшләвен күтәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Җиһазлардагы аварияләр саны узган елның шушы чорында 42 булса, быел ул 27 кадәр кимегән.
Компания 2016-2017 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек алып бара. 7 энергоказанны, 6 турбинаны, 2генераторны, шулай ук җылылык челтәренең 82 459 п.м. озынлыкта торбаүткәргечләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырылган.
Илдар Халиков компаниянең эшчәнлегенә йомгак ясап, ирешелгән нәтиҗәләрне киләчәктә ныгытуны теләде.