2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты беренче укылышны узды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты I укылышта кабул ителде.


Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты кереме 166,8 млрд сум, чыгымнар 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 млрд сум булыр дип  фаразлана.  Узган ел, икътисади кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә 3 еллык бюджет планы каралды.

Бюджетның иң зур күләмле керем чыганакларын оешмалар табышына, физик затлар керемнәренә, оешмалар мөлкәтенә салымнар һәм акцизлар тәшкил итә, алар салым керемнәре һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми суммасының 90 процентыннан артыгын тәшкил итә.
Оешмалар табышына салым Татарстан Республикасы бюджетының мөһим керем чыганагы булып кала, аның чагыштырмача күләме 38 процент тәшкил итә. Табышка салымнан алына торган акчалар суммасы 2017 елда 63 000,0 млн. сум, 2018 елда – 65 079,0 млн. сум, 2019 елда 65 534,6 млн. сум тәшкил итә.

Физик затлар кеременә салым Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2017 елда – 64 298,8 млн. сум, 2018 елда – 67 784,2 млн. сум, 2019 елда 71 274,8 млн. сум дип фаразлана, шулардан Татарстан Республикасы бюджетына – тиешенчә 45 009,1 млн. сум, 47 449,0 млн. сум һәм 49 892,3 млн. сум көтелә.

2017 елга Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк акцизларның гомуми суммасы фаразы 25 087,3 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән алкоголь продукциясенә акцизлар 7 000,8 млн. сум, сырага – 5 898,5 млн. сум.

2017 елда Татарстан Республикасы бюджетына нефть продуктларына акцизларның гомуми күләме 12 188,0 млн. сум күләмендә бәяләнә, монда нефть продуктларына Россия Федерациясе бердәм счетыннан керә торган акцизлар да исәпкә алына.

2018 – 2019 елларга акцизларның гомуми суммасы ел саен 25 136,5 млн. сум күләмендә дип бәяләнә.

Салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча кергән акча 2017 елда 4 040,4 млн. сум күләмендә фаразлана.

2017 елда оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 21 514,5 млн. сум күләмендә фаразлана. Оешмалар мөлкәтенә салымны исәпләү Россия Федерациясе Салым кодексының 30 бүлегендә һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән салым законнары нормаларына нигезләнеп башкарылды. Салым суммасын билгеләү өчен оешмаларның мөлкәтенә салым буенча гамәлдәге ташламаларны исәпкә алган салым базасы турында салым органнары биргән хисап кулланылды.

2017 – 2019 елларда транспорт салымы буенча кергән акча ел саен 3 521,1 млн. сум күләмендә булыр дип көтелә. Транспорт салымы Татарстан Республикасы Юллар фондын туплый торган чыганак булып тора.

Табигый ресурслардан файдаланган өчен салымнар һәм җыемнар Татарстан Республикасы бюджетына 2017 – 2019 елларда 6,5 млн. сум булыр дип көтелә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет проектына карата игътибарлы булырга өндәде.

“Бюджет әле I укылышта гына кабул ителә. II укылышта ул үзгәрешләр кичерер һәм бу үзгәрешләр безнең файдага булыр дип өметләнәбез. Белүегезчә, кыенлыклар алар калачак. Бу бездән кабул ителәчәк бюджетка карата бик игътибарлы булуны сорый”, – диде парламент рәисе.
Бюджетка төзәтмәләр 12 ноябрьгә кадәр кертелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International