Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Табышка салым яхшы җыелу аркасында, ТРның 2011 ел бюджетына үзгәрешләр кертелә
2011 елның 15 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты 2011 елдагы беренче утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.
Депутатларны “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 еллар план чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр гомумикътисади вәзгыять һәм федераль үзәкнең Россия Федерациясе субъектларына куелган таләпләре белән бәйле рәвештә кертелә.
Үзгәрешләр кертү белән бәйле сәбәпләр арасында 2010 ел ахырында табышка салым түләүчеләрнең икътисади яктан үсеш кичерүе, 2010 ел йомгаклары буенча бөтен республика буенча табышка салымны яңадан исәпләү нәтиҗәләре уңай булыр дип фаразлануы да бар. Шулай ук нефть һәм нефть продуктларына бәяләр үсү; 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек чараларын, “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проектларын республика бюджетыннан федераль үзәк белән бергәләп финанслау; Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген һәм кредитлар белән бәйле рейтингын күтәрү өчен, бюджетның үсеш өлешен арттыру зарурлыгы да карала.
Шушы факторларны исәпкә алып, әлеге закон проекты белән, табышка салым буенча фаразны 10 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, 2011 елда табышка салымның гомуми күләме 35 млрд. сум булыр дип көтелә. Аның 21 млрд. сумы – зур күләмдә салым түләүчеләрдән, 14 млрд. сумы калган салым түләүчеләрдән керер дип планлаштырыла.
Шулай итеп, Татарстан Республикасының 2011 елга бюджет чыгымнарын да 10 млрд. сумга арттырырга киңәш ителә. Алар федераль максатчан программаларны һәм илкүләм өстенлекле проектларны федераль үзәк белән бергәләп финанслауга җибәреләчәк. Аерым алганда, Татарстан Республикасының Капиталь салулар программасын финанслауга – 5 млрд.сум, ТРның гомуми кулланыштагы юлларында эшләр программасын финанслауга 5 млрд. сум күләмендә акча җибәрү көтелә. Республиканың 2011 елга бюджет күрсәткечләре баланслы дип санала.
Законга кертелә торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бюджетның керем өлешен – 102 658 222,4 мең сум, чыгым өлешен 113 446 714,8 мең сум, дефицитны 10 788 492,4 мең сум күләмендә расларга тәкъдим ителә.
Бүген депутатлар шулай ук федераль закон проектларын, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон чыгару инициативаларын карады. Комитетның 2011 елга һәм беренче кварталга төзелгән якынча эш планын раслады.
“Татар-информ”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз