Рөстәм Миңнеханов һәм Alstom Россия компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alstom Россия компаниясе президенты Филипп Пегорье белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Alstom Россия компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Alstom компаниясе – дөньядагы машина төзелеше компанияләренең иң эреләреннән берсе,  энергетика һәм тимер юл транспорты җитештерү өлкәсендә лидер. Компания киң номенклатурада эшләнмәләр чыгара, шул исәптән трамвайлар,  метрополитен өчен локомотивлар. Моннан тыш, Alstom тимер юл транспорты өлкәсендә комплексы хәл ителешләр тәкъдим итә, тимер юл тарнспортына хезмәт күрсәтә. 

Без шәһәр транспорты өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышырга шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан шәһәрләре – Казан һәм Чаллы мэрларын тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International