Россия Федерациясе Финанс министрлыгы “юл картасы”н әзерләгән. Аның буенча идарә тармагы яңа функцияләрне алуга карата барлык документларны 1 июльгә кадәр эшләп бетерергә планлаштыра. Планга законнарга төзәтмәләр кертүгә әзерлек турында 5 пункт кертелгән. Шулай ук “оештыру, финанс һәм материаль-техник мәсьәләләргә” кагылышлы аерым блок та бар. “Юл картасы” буенча Россия Федерациясе Финанс министрлыгында дәүләт сатып алулары өчен бюджетны җитәкчеләүче Татьяна Нестеренко һәм бюджетара мөнәсәбәтләр һәм Бюджет кодексы өчен җавап бирүче Алексей Лавров җаваплы булачак.
Реформа турында барлык кирәкле карарлар проектлары Хөкүмәткә 31 мартка кадәр тапшырылырга тиеш. Беренче вице-премьер Игорь Шувалов секретариаты вәкиле хәбәр итүенчә, вице-премьер "Бердәм мәгълүмати системага функциональ таләпләрне эшләү буенча вәкаләтләрне тапшыру турында мәсьәләне эшләп чыгарга” кушкан.
Исегезгә төшерәбез, 2017 ел башында Бердәм мәгълүмати системада тоткарлыклар теркәлгән иде. Бу Казначылыкның сайтта барлык сатып алу план-графикларын тикшерүне кул режимында эшләве белән бәйләп аңлатылган. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә килеп чыккан проблемаларның казначылык контроле кертелү белән бәйле булуын раслаганнар. “Мондый контроль тулысынча автоматлашкан булырга тиеш. Контрольдә тотылырга тиешле документлар һәм мәгълүматның күләме күплеге аны кул режимында башкарырга мөмкинлек бирми. Нәкъ менә казначылык контролен автоматлаштыру тоткарлык китереп чыгарды”, - дип сөйләгәннәр идарә тармагы матбугат хезмәтендә.