РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе финанс министрлыгына проект финанслау фабрикасын булдырырга кушты.
"Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе финанс министрлыгына "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк) һәм башка кызыксынган оешмалар катнашында проект финанслау фабрикасын булдырырга”, - диелгән Медведев карарында.
Проект финанслау үсеше РФ планы белән каралган. Ул хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне һәм икътисад үсешен стимуллаштыруны күздә тота.