"Без иминият кертеменең бердәм ставкасын киметүне һәм шундый ук йөкләнешне турыдан туры булмаган салымнарга күчерүне мөмкин дип саныйбыз. Безнең исәпләүләр буенча бу бюджетка нейтраль булсын өчен ставкалар түбәндәгечә булырга тиеш. Ягъни иминият кертеме ставкасы 22 процент була һәм өстәмә кыйммәткә салынган салым ставкасы 22 процент белән компенсацияләнә”, - дигән министр.
Шул ук вакытта министр өстәмә кыйммәткә салынган салымның 22 процентка кадәр артуы инфляциянең 2 процентка бер тапкырлы күтәрелүен китереп чыгарырга мөмкин дип искәрткән.
"Әгәр дә без турыдан туры булмаган салымны дүрт процент пунктына арттырырга җыенсак, бу инфляциягә тәэсир итәчәк. Ул бер тапкырлы 2 проценттан артыграк булырга мөмкин”, - дигән ул.
Шул ук вакытта Финанс министрлыгы иминият кертемен арттырган вакытта өстәмә кыйммәткә салынган салым буенча льготаларны сакларга тәкъдим итә.
Силуанов сүзләренчә, 2019 елда Россиядә салым йөкләнеше тулай эчке продуктның 31,6 процент дәрәҗәсендә булачак.
Хәзерге вакытта Финанс министрлыгы шәхси пенсия капиталына акча салган гражданнар өчен физик затларның кеременә салым буенча льготалар мөмкинлеген тикшерә.