Ипотекага кредит алучыларга ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында Россия Финанс министрлыгы бурычка акчаны рубльләрдә алучыларга караганда, валютада ипотека алучыларга түләүне зуррак суммаларда башкару мөмкинлеген тикшерәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.
"Рулбьләрдә һәм валютада ипотека алучылар арасында төп аерма – рубльлеләрне канәгатьләндергән сумма валюталыларны канәгатьләндермәүдә. Шуңа күрә валюталы ипотека очрагында күбрәк сумманы карау мөмкин, чөнки кешеләрдә аның рубльле күләме алар түләргә уйлаганнан ике тапкырга артты”, - дип белдерде министр урынбасары.
Ул Финанс министрлыгының Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы белән консультация үткәрүен һәм программаны валютада ипотека алучыларга ориентлаштыру буенча эшчәнлек алып барылуын искәртте.
“Программаны майга кадәр озынайттылар. Анда акча алай күп тә калмады. Шуңа күрә без шартларны тиз арада төзәтсәк, бу проблеманы чишәрбез”, - диде Моисеев.
Министр урынбасары тагын бер тапкыр “үзең эшләп тапмаган валютада кредит алуның бик куркыныч сәясәт булуын” кисәтте.
Катлаулы финанс хәлдә калган ипотека заемчыларына ярдәм итүче программа 2015 елның апрелендә эшләтеп җибәрелгән. Аны 2017 елның 31 маенда тәмамлау каралган. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 2017 елның мартына барлык акчалар тулысынча тотылып беткән, программада катнашу өчен яңа гаризалар кабул ителми.
Бер заемчы программа кысаларында дәүләттән 600 мең сум күләмендә ярдәм ала ала. Дәүләт ярдәмен алыр өчен заемчылар һәм аларның күчемсез милекләре бер төркем таләпләргә туры килергә тиеш.
2015 елдан дәүләт программасы кысаларында 22 меңнән артык гаилә ярдәм алган.