Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык

2017 елның 18 марты, шимбә

Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистанның алдынгы компанияләре җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. 

Очрашу иртәнге аш форматында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "АК БАРС" БАНК" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "ИТ-парк" директоры Антон Грачев, "Татнефть", "ТАИФ" һәм "КАМАЗ" компанияләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда белдергәнчә, Татарстаннан Пакистанга Казанда җитештерелгән вертолетлар китерелде, шулай ук биредәге «Бибоджи Сервисез» компаниясе үз мәйданнарында "КАМАЗ" автомобильләрен җыя. 2015 елда Татарстан делегациясе Исламабадтагы Россия-Пакистан хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, сәүдә әйләнеше күләме 2013 елда 420,5 мең доллар тәшкил итсә, хәзерге вакытта ул - 1,8 млн. доллар. Татарстаннан Пакистанга резина, каучук, транспорт һәм башкалар китерелә. Казанга җиһазлар, оптика аппаратлары, никель килә. 

"Татарстан Пакистан белән эшлекле, гуманитар, мәгариф элемтәләрен ныгыту яклы. Бүген безнең делегация составында министрлар һәм республиканың алдынгы вәкилләре бар. Әлеге визит нәтиҗәләре буенча элемтәләребезне ныгытып, багланышлар өчен яңа юнәлешләр табырбыз дип өметләнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан - нефть сәнәгате, машина комплексы һәм авыл хуҗалыгы көчле белган Россиянең алдынгы регионнарының берсе. Рөстәм Миңнеханов Пакистан бизнесын Татарстанга чакырды һәм республиканың инвесторларга Россия базарына чыгу өчен җайлы урында булуын искәртте. 

Очрашуда агросәнәгать комплексы, металлургия тармагы, агач эшкәртү, энергетика тармагы һәм башка бизнес-юнәлешләр вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International