Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбург шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрнең төп максаты – Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка рәислегендә үткән киңәшмәдә катнашу. Ул заказчылар тарафыннан Ерак Көнчыгышта, Идел буенда, Себер һәм Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактларны башкарганда йөкләмәләрне канун нигезендә вакытында түләү мәсьәләләренә багышланды.
Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка киңәшмәне ачып, 2017 елның 1 мартына төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча гомуми бурычы 14,3 млрд. сум булуын хәбәр итте. Ачыкланган кимчелекләр арасында төзелгән контрактларда бюджет лимиты булмавы, аларда тигез шартлар билгеләнмәү, шулай ук коррупцион алымнар һәм вазыйфаи затларның җавапсызлыгы кебек очраклар барлыгы әйтелде.
"Кайбер очракларда түрәләр бурычларын түләми генә түгел, хәтта эшмәкәрләр судка мөрәҗәгать иткән вакытта да ирекле рәвештә бурычларны түләү буенча бернинди чаралар күрми. Нәтиҗәдә, төбәк бюджетлары дистәләгән миллион сум тәшкил иткән штраф санкцияләреннән югалтулар кичерә", – диде Юрий Чайка.
Төп доклад белән Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман чыгыш ясады. Ул Россия прокуратурасы органнары тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча эш алып барылуын белдерде.
Бу өлкәгә кагылышлы Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер һәм Урал федераль округлары прокурорлары тарафыннан 5 меңгә якын гариза тапшырылган. Аларны тикшерү нәтиҗәсендә дисциплинар җаваплылыкка 1,8 мең, административ җаваплылыкка 187 вазыйфаи зат тартылган, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарына 160 мәгълүмат тапшырылган, прокурор тикшерүләре материаллары буенча 7 җинаять эше кузгатылган. Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә эшмәкәрләргә булган бурычның 15,3 млрд сумы түләнгән (Идел буе округында – 6,8 млрд. сум, Себернекендә – 4,6 млрд сум, Ерак Көнчыгыш һәм Урал округының һәрберсендә 1,9 млрд сум).
Прокуратура органнары үткәргән тикшерүләр нәтиҗәләре дәүләт һәм муниципаль контрактлар буенча бурычның сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык кебек социаль әһәмиятле өлкәләрдә артуын күрсәткән.