Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең чираттагы аттестациясе узды. Хезмәткәрне аттестацияләү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе 9 кешене биләгән граждан хезмәте вазыйфасына җавап бирә дип тапты, 2 кешене шулай ук вазыйфаи үсеш тәртибендә хезмәткә кертүгә тәкъдим итте.
Нәтиҗәләр буенча аттестация комиссиясе түбәндәге карарларны кабул итте:
- 9 кеше биләгән граждан хезмәте вазыйфасына җавап бирә;
- 2 кеше биләгән граждан хезмәте вазыйфасына җавап бирә һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә хезмәткә кертүгә тәкъдим ителә.
Аттестация комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы финанс министры-Комиссия рәисе Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Резеда Идрисова, ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин, ТР финанс министры урынбасары-Комиссия рәисе урынбасары Алла Анфимова, Административ эшләр буенча проректор, “Казан милли тикшеренү технология университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең социология фәннәре кандидаты Илгиз Харисов, Казан (Идел буе) федераль университетның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икътисадый фәннәр кандидаты, доцент Роза Андреева, шулай ук ТР финанс министрлыгы бүлекләре башлыклары катнашты.