Күпкатлы автомобиль урыннарын төзүнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан әзерләнгән закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2011 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
28 апрельдә ТР Дәүләт Советы депутатлары “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен диффреренциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Закон проектын ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, автотранспорт чараларының саны зур темплар белән арту транспорт чараларын куюга һәм саклауга бәйле проблема китереп чыгарды. Шуңа күрә хәзерге вакытта автомобильләр куеп тору урыннарын төзү зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде.

“Күпкатлы һәм җир астында автомобиль куеп тору урыннарын төзү кварталлар эчендәге транспорт йөрү юлларын теләсә ничек куелган автотранспорттан бушатырга, юл-урам челтәренең нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итәчәк. Шулай ук шәһәр инфраструктурасы торышын яхшыртачак һәм республика халкының тормышын уңайлырак итәчәк”, - дип саный министр.

Автомобиль кую урыннары 2013 елның июленә кадәр төзелеп бетәргә тиеш.
Бүген тәкъдим ителгән закон проекты күпкатлы автомобиль урыннарын төзүнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан әзерләнгән. Һәм кече эшкуарлык субъектларына салым авырлыгын киметү юлы белән салым салу системасына уңай шартлар тудыруга һәм киләчәктә салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салымнардан керемнәрне арттыруга юнәлтелә.

Автомобиль куеп урыннары өчен халык авырлыксыз түли алсын өчен, салым салуның гадиләштерелгән системасын 15 ел дәвамында сакларга тәкъдим ителә.

“Оешмалар мөлкәтенә салым турында” ТР Законының 3 статьясына үзгәрешләр хакында” закон проекты исә салым түләүчеләргә ташламалар бирү юлы белән салым салу системасының уңай шартларын оештыруга юнәлтелгән. “Салым салучыларның аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” ТР Законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проекты кече эшкуарлык субъектларына салым авырлыгын киметү юлы белән салым салу системасына уңайлы шартлар тудыруга һәм киләчәктә салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салымнардан керемнәрне арттыруга юнәлтелгән. Беренче укылышта кабул ителгән бу закон проектлары да күпкатлы һәм җир астындагы автомобиль урыннарын төзүнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан әзерләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International