Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 28-29 мартында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның март аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова һәм "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты. Киңәшмәләр барышында салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю буенча билгеләнгән планны үтәүгә, салымнар һәм җыемнар буенча салымның түләнми калган өлешен түләү буенча эшләнгән эшкә, планлаштырылган чыгымнарның керемнәре белән тәэмин ителешенә, учреждениеләрнең кредит бурычына, 2017 елга дәүләт торак фондына түләүләргә йөкләмә алган районнар, шәһәрләр оешмаларының башкарган эшенә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга күз-колак булган һәм аларны тәрбияләгән өчен ата-ана түләүләреннән кергән керемгә,эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәргә караган мәсьәләләр тикшерелде.