"Түбән Кама нефть химиясе" оешмасының 2016 ел йомгаклары буенча җитештерүдәге үсеше, 2015 ел белән чагыштырганда, 102 процентны тәшкил итә. Бу хәбәр акционерларның еллык җыелышында яңгырады. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Гомуми еллык җитештерү күләме 670 мең тонна каучук тәшкил иткән, аның 88 проценты экспортка тапшырылган. Шулай ук биредә 725 мең тонна пластик җитештерелгән. Продуктны сатудан алынган керем 153 млрд сумнан артып киткән, ә чиста табыш 25,1 млрд сум булган.
“2020 елга каучук җитештерү күләмен алга таба елга 1 миллион тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Без моны изопрен һәм бутил каучукны чыгаруны арттыру һәм функционализацияләнгән дивинил-стирол каучукны үзләштерү исәбенә тормышка ашырырга уйлыйбыз”, - дип уртаклашты планнары белән "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин.
Ул шулай ук мономерларны (изобутилен, формальдегид һәм изопрен) җитештерү ергәрен арттыру буенча планнарны тормышка ашыру турында сөйләде. “Аларны җитештерү буенча җайланмаларда барлык гомуми төзелеш эшләре тәмамланды, җир асты коммуникацияләре челтәре сузылды. Хәзерге вакытта технологик җиһазларны һәм торба үткәргечләрне монтажлау эшләре алып барыла”, - дип сөйләде Азат Бикмурзин.
Аның сүзләренчә, боларның барысы изопрен каучукны елга 330 мең тоннага кадәр чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
“1 апрельдә бутил каучугын җитештерүне елына 220 мең тоннага кадәр җиткерү буенча проект төгәлләнде”, – дип белдерде генераль директор.
“Түбән Кама нефть химиясе” пластик җитештерү буенча көчләрен арттырырга ниятли. Беренче чиратта ассортимент киңәйтү күздә тотыла. “Өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, түбән тыгызлыктагы полиэтилен базары тора. Хәзерге вакытта шундый полиэтиленның 70 – 75 проценты читтән кертелә”, – дип билгеләп үтте Азат Бикмурзин.
Аның сүзләренә, “Түбән Кама нефть химиясе” хәзер читтән керүче товарның шактый өлешен алыштыра ала. Предприятиедә елына 100 мең тоннага якын товар җитештерелә һәм аны сата алу мөмкинлеге бар.
Сыйфатны һәм "Түбән Кама нефть химиясе" үзе җитештергән югары тыгызлыкка ия полиэтилен маркаларын яхшырту буенча зур күләмле эшләр башкарылган. КФУ белән берлектә үз сыйфаты буенча импорттан калышмаган бутадиен алу өчен катализатор синтезланган. Импортны алыштыруга йөз тоткан тагын бер төркем программалар тормышка ашырыла.