РФ Финанслар министрлыгы төбәкләр өчен бюджет тәртибе буенча критерийлар билгеләргә ниятли

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Финанслар министрлыгы дотацияле төбәкләр өчен бюджет тәртибе буенча критерийлар билгеләргә ниятли. Аларны үтәмәгән өчен киләсе елда төбәкләр 5 процент финанслауны югалтырга мөмкин.

“Әлеге елның 1 мартына билгеле булган мәгълүматларга караганда, Финанслар министрлыгы бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр алган барлык субъектлар белән дә килешүләр төзеде”, - дип белдерде идарә тармагы вәкиле.

Шартларны бозган очракта, дотацияләр 5 процентка киметелергә мөмкин. Киләчәктә бу чараларны кырысландыру ниятләнә. 2017 елда бюджетта дотацияләр 72 төбәккә каралган. Алар арасында иң зур траншларны Дагыстан (52 млрд сум), Якутия (36,6 млрд), Камчатка крае (37 млрд) алачак.

Финаслар министрлыгында төбәк бюджетлары дефициты сәбәпләренең берсе – сыйфатсыз алдан фаразлау һәм планлаштыру дип аңлаттылар. “Субъектларның дәүләт идарәсе органнарының бурычы – реаль бюджетларны кабул итү, бюджетны алдан фаразлау сыйфатын күтәрү..., - дип билгеләп үтте идарә тармагы вәкиле. Еш кына социаль-икътисадый үсешне алдан фаразлау күрсәткечләре һәм бюджет параметрлары белән бәйләнеш булмый”.

Искәртеп узабыз, 2017 елдан башлап, РФ Финанслар министрлыгы бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә федераль дотацияләр алган төбәкләр белән килешүләр төзеде. Бу килешүләр нигезендә төбәкләр үз өстенә икътисадый потенциалын һәм нәтиҗәсез чыгымнарын киметү буенча йөкләмәләр алды. Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә бирелгән федераль дотацияләр күләме 2017-2019 елларда 19 проценттан артыграк булачак һәм ел саен якынча 615 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International