2020 елга "Казаноргсинтез" ГАҖ керемен 100 млрд сумга кадәр арттырырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышы тәмамлану уңаеннан үткәрелгән йомгак матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Мин компаниянең, биредә эшләгән команданың эшен уңай бәялим, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Предприятие программада билгеләнгән барлык параметрларны үтәде. Яңа программа булачак: 2020 елга 100 млрд керем алу, 1 млн тоннан да ким булмаган этилен, 1 млн тоннан да ким булмаган полимер җитештерү. Бу бурычларны башкару җиңел түгел, ләкин мин “Казаноргсинтез” моннан да катлаулы бурычларны чишә ала дип уйлыйм”.
“Казаноргсинтез” Россия Федерациясендә иң нәтиҗәле, заманча нефть химиясе предприятиеләренең берсе. Без барлык күрсәткечләр буенча динамика күрәбез — производство куәтләрен кертү буенча да, хезмәт җитештерүчәнлеге дә, икътисадый күрсәткечләр буенча да. Бәяләүдә төп критерий — компаниянең капитальләшүе. Әгәр структура ягыннан алсак, бу өстәмә кыйммәт буенча иң нәтиҗәле компания”, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул җитештерү үсеше буенча җитдирәк планнар барлыгын һәм алар турында бераз соңрак әйтеләчәген билгеләп узды.
Компаниянең генераль директоры Фәрит Миңнегулов хәбәр итүенчә, “Казаноргсинтез” этилен җитештерү өчен 25 млн еврога француз команиясе Technip тан 3 пиролиз мичен сатып алачак. Алар файдаланышка 2018 елның азагында кертеләчәк.
Фәрит Миңнегулов сүзләренчә, бу мичләрне файдалану компаниядә чимал җитмәү мәсьәләсен хәл итәчәк һәм полиэтилен җитештерү буенча тулы куәткә эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында үсеш программасы кабул ителде. Аның буенча 2020 елга кадәр елга этилен һәм полиэтилен җитештерүне 1 млн тоннага кадәр һәм керемне 100 млрд сумга кадәр арттыру каралган. Фәрит Миңнегулов акционерларга 2016 елда “Казаноргсинтез” полиэтилен җитештерүне 713,1 мең тоннага кадәр җиткерүен хәбәр итте. Бу 75,4 млрд сум яисә предприятие җитештергән барлык продукция бәясенең 74,9% тәшкил итә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча керем 75,14 млрд сум булган. Чиста табыш - 18,17 млрд сум.