Намуслы салым түләүчеләр өчен РФ салым системасы гадиләштереп үзгәртеп корылачак. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
“Салым йөкләнеше үзгәрмәячәк. Киресенчә, намуслы салым түләүчеләр өчен салым системасы гадиләштереләчәк. Бу очракта, без салым системасы аша икътисадны детенизацияләүгә тәэсир итү турында сөйләшәбез”, - диде министр.
Аның сүзләренчә, киләсе ярты ел эчендә Финанс министрлыгы РФ салым системасын үзгәртеп кору буенча төп мәсьәләләрне эшләячәк һәм 2017 елның азагына кадәр аларны тикшерәчәк. Силуанов киләсе елда тәкъдимнәр закон югарылыгында кабул ителер дип өмет итә.
Аның сүзләренчә, Россиядә салым системасына карата эшмәкәрлек ышанычы сизелерлек арткан.
Шул ук вакытта Силуанов салым булмаган түләүләр исемлеген эшләү әһәмиятен дә искә алды. Алар буенча Финанс министрлыгы аерым закон эшләргә ниятли.