2017 елда Россиядә инфляция 4 проценттан ким булырга мөмкин. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов җиткерде.
“Бездә инфляция дәрәҗәсе кими. Быел без инфляция 4 процент яисә аннан да ким булыр дип уйлыйбыз”, - диде министр.
Шулай ук Силуанов тармак үзгәртеп коруларыннан башка РФ икътисады үсеше потенциалы 1,5 проценттан да артмаячак дип җиткерде.
“Үсеш потенциалы тармак үзгәртеп коруларыннан башка 1,5 проценттан да артмаячак. Шуңа күрә хәзер программа эшләү максаты билгеләнде. Киләчәктә тәкъдимнәр тикшереләчәк һәм алар бер программага тупланачак. Ул исә хөкүмәт эшчәнлеге нигезенә салыначак”, - диде Силуанов.