“Без салым йөкләнешен күтәрми дә уңай трендларга ирешә алабыз, ярдәм итү – бу очракта мин яңа техника, администрацияләүне, соры системалардан качуны күздә тотам”, - дип белдерде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин салым хезмәтенә килгәч, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итеп.
Эшлекле очрашу уңаенан Федераль салым хезмәте җитәкчесе 3 ай эчендә РФ тупланма бюджетына 4,2 трлн сум акча керде дип белдерде. Бу 2016 елның I кварталында теркәлгән мәгълүматларга караганда, быел ул 30,8% артыграк. Федераль бюджетка 45,5% үсеш белән 2,4 трлн сум кергән.
Ел башыннан Россия Федераль салым хезмәте иминият кертемнәрен администрацияләүгә кереште. Кертемнәрне җыю буенча, беренче нәтиҗәләр уңай динамика турында сөйли. Февральдә керем үсеше 104,6%, марта 107,1% тәшкил иткән.
Шулай ук идарә тармагы башлыгы 2015 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты кушкан йөкләмәнең үтеләше, ягъни 2017 елдан онлайн режимда ваклап сатуда исәп-хисаплар турында мәгълүматларны салым органнарына тапшыруның яңа тәртибенә күчүе турында хисап тотты. Михаил Мишустин искәртүенчә, бу технология икътисадның иң катлаулы секторын агартуга булышлык итә, шулай итеп ул салым керүенең югары үсеш темпын тәэмин итә. Бүгенгә 81 мең салым түләүче 250 меңнән артык яңа технология буенча эшләгән касса аппаратын теркәгән.
Аннан алда Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов ярты ел эчендә Финанслар министрлыгы салым системасын үзгәртеп кору буенча соңгы тәкъдимнәрен булдырачак һәм 2017 елның азагына кадәр аларны тикшерәчәк дип җиткергән иде. Силуанов киләсе елда тәкъдимнәр закон югарылыгында кабул ителер дип өмет итә.