Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанда «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

"ТАИФ" компанияләр төркеменең һәм "ТАИФ" ААҖнең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында нотык белән "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үткән ел компанияләр төркеме өчен җиңел булмады һәм икътисадый тотрыксызлык һәм дәвам итүче кризис шартларында билгеләнгән  бурычларны хәл итү өчен күп көч куярга туры килде. 

2016 ел йомгаклары буенча ТАИФ компанияләр төркеме сальдолы керем алды, моңа 626 млрд сум күләмендәге чит салымнар да керә.

Сальдолы килер 539 млрд сум тәшкил итте, EBITDA - 133 млрд сум.

Эшләнгән акчалардан 60 млрд. сумы төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салымнага һәм җыемнарга киткән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 20 млрд сум.

"ТАИФ" компанияләр төркеме федераль әһәмияттәге Татарстан мәдәни мирасын торгызу проектында катнашуын дәвам итә.

2016 елда үсешкә, салым түләүләрен, социаль чыгымнарны, әйләнә-тирә мохитне саклауга, сәнәгать иминлегенә һәм хәйриягә чыгымнарны кертеп, 245 млрд сум җибәрелгән, шулардан компанияләр төркеменең үз үсешенә  инвестицияләр – 121 млрд. сум, шул исәптән 78 млрд. сум – яңа җитештерүләрне төзүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлдерелгән.

2016 елда "ТАИФ" компанияләр төркеменең инвестицион эшчәнлеге төбәк икътисады өчен аеруча мөһим проектларны гамәлгә ашыруда тупланган. 

Альберт Шиһабетдинов акционерларга һәм Директорлар советы әгъзаларына белдергән ышанычлары өчен рәхмәтен җиткерде.

Җыелышта еллык хисап, еллык бухгалтер хисабы, шул исәптән 2016 елгы финанс нәтиҗәләре турында хисап, финанс нәтиҗәләре буенча табышны бүлү расланды. "ТАИФ" ААҖ Директорлар советының яңа составы сайланды.

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча яңа Директорлар советы утырышында яңадан "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе итеп ААҖнең генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сөлтиев сайланды. "ТАИФ" ААҖ генераль директоры вәкаләтләре расланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International