РФ Финанслар министрлыгы 2018-2020 елларга Россия Федерациясе бюджетын яңа кагыйдәләр нигезендә булдырырга ниятли. РФ Финанс министры Антон Силуанов премьер-министр Дмитрий Медведевны бу инициативаны хупларга чакырды.
“РФ Финанслар министрлыгы әзерләгән тәкъдимнәрне хуплавыгызны һәм 2018-2020 елларга бюджет проектының инде яңа кагыйдәләрдә булдырылуын үтенәбез”, - дип җиткерде Финанслар министрлыгы коллегиясендә чыгышы вакытында Силуанов.
Силуанов әйтүенчә, үзгәртеп коруларсыз Россия икътисадының елга үсеше “түбә”се 1,5% тәшкил итә. Бу күрсәткечне күтәрү өчен икътисадның нефть бәясенә бәйлелеген киметергә кирәк.
“Финанс министрлыгының төп бурычы – потенциаль үсеш күрсәткечен булдыра алганча югарырак күтәрергә мөмкинлек бирә торган бюджет сәясәтен үткәрү. Моның өчен ни кирәк? Иң беренче чиратта, нефтькә бәйлелектән котылырга. Бу бәйлелек безнең дәүләтне соңгы 50 ел дәвамында эзәрлекләде һәм һәрбер кризис нәкъ менә аңа бәйле булды. Хәзер безнең “нефть энәсе”нән котылу өчен уникаль мөмкинлек бар. Моның рецепты – бюджет кагыйдәсе. Бу үзенә күрә “голланд авыруы”н кисәтү. Аның буенча бәяләр үзгәреп торуы бюджетка, курска, инфляциягә тәэсир итми”, - дип җиткерде министр.
“Башка елларда без резервлар тупласак та, конъюнктур керемнәренең күп өлешен тоттык. Мондый сәясәт тотрыклы үсешкә сәләтле түгел иде һәм соңгы 10 ел эчендә икътисад үсеше темплары елга барлыгы уртача 1,6% тәшкил итте. Конъюнктур керемнәрен файдалану иминлек иллюзиясен тудырды һәм конъюнктур керемнәр юкка чыгу белән ул эреп тарала иде. Шулай итеп, без үзебез икътисадый, бюджет кризисларына провокация ясадык”, - дип өстәде Силуанов.