Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә: Катгый финанс тәртипне саклау мөһим

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турындагы киңәшмәдә республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе бүген ТР Министрлар Кабинетында узды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомтсволары, суд органнары вәкилләре, муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче кварталының төп күрсәткечләре начар түгел. Тулаем региональ продукт үсеше якынча фаразлар буенча 104,2 % тәшкил итте, сәнәгать производствосы индексы - 104,7 %. Моннан тыш, ваклап товар сату әйләнеше стабильләште. 

"Беренче квартал нәтиҗәләре уңай, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин тынычланырга кирәкми, чөнки кайбер предприятиеләр табышы буенча сораулар бар, кайбер предприятиеләр түләүләрне киметте, икенче квартал буенча шик бар. Минем фикеремчә, без бюджетның керем өлешен формалаштыру буенча актив эшләргә тиеш, шулай ук чыгым бурычлары буенча грамоталы эш булырга тиеш. Беренче чиратта катгый финанс тәртипне, беренче чираттагы социаль бурычларны тулы күләмдә үтәү. Россия Федерациясе Президентының "май указлары" аеруча контрольдә булырга тиеш". 

Татартан Президенты ассызыклаганча, берләштерелгән бюджетка салым түләүләре буенча бурычларны киметүгә ареуча игътибар итәргә кирәк, бүгенге көнгә ул 8,8 млрд. сум тәшкил итә. "Бу мәсьәлә буенча салым органнары да, Финанслар министрлыгы да, суд приставлары да эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Резерв зур". 

2017 елның беренче кварталында берләштерелгән бюджет башкарылуы хакында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте. 

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2017 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 62 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 58,2 млрд.сум, түләүсез алынган керемнәр – 3,8 млрд. сум. дип хәбәр итте.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 47,7 млрд.сумга үтәлде.

Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 10,5 млрд.сум күләмдә мобилизацияләнгән.

Өч ай эчендә табышка салымның кереме 24,3 млрд. сум тәшкил итте.

Җир салымы барлыгы 2,0 млрд. сум керде. Бу үткән ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 109% югарырак.

2017 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 12,7 млрд. сум күләмдә субсидияләр бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының чыгымнары 59 млрд. сум тәшкил итте.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда кергән табыш үз вакытында һәм тулысынча өстәлгән сумма белән хезмәт хакларын түләргә һәм бюджетның барлык дәрәҗәләрендә беренче чиратта планлаштырып куелган чыгымнарны тиешле күләмдә финансларга һәм капиталь характерадагы чыгымнарны башкарырга мөмкинлек бирде.

Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча Республикага буйсынган учреждениеләр 2017 елның 1 кварталында түләүле хезмәт күрсәтүдән 1,8 млрд. сум табыш алган, муниципаль учреждениеләр – 715 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International