Кичә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның апрель аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләр буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәдә ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю буенча билгеләнгән планны үтәүгә, салымнар һәм җыемнар буенча салымның түләнми калган өлешен (недоимка) түләү буенча башкарылган эшкә, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлегенә, учреждениеләрнең кредитор бурычына, 2017 елга дәүләт торак фондына түләүләргә йөкләмә алган районнар, шәһәрләр оешмаларының башкарган эшенә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга күз-колак булган һәм аларны тәрбияләгән өчен ата-ана түләүләреннән кергән керемгә, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәргә караган мәсьәләләр тикшерелде.