Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләләренең берсе – «Татнефть» ГАҖнең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм киләсе ел йомгаклары буенча дивидендлар күләме турында тәкъдим раслау иде.
Узган ел «Татнефть» ГАҖне үстерүнең яңа стратегиясен гамәлгә ашыруның беренче елы булды, төп максаты – 2025 елга долларларда белдергәндә компаниянең хакын икеләтә арттыру.
Гомумән алганда, 2016 ел йомгаклары буенча «Татнефть» төркеменең предприятиеләре тарафыннан 28,686 миллион тонна нефть (2015 елга караганда 5,3 процентка артыграк) чыгарылган. Эксплуатациягә 508 яңа нефть табучы һәм 482 басым белән эшләүче скважина кертелгән. В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең кереме (НДС һәм экспорт пошлинасыннан тыш) 486 миллиард сумны, ә чиста керем 105 миллиард сумны тәшкил иткән. «Татнефть» Төркеменең барлык төр җитештерү эшчәнлеге буенча инвестицион программа үтәлеше өчен 97,2 миллиард сум акча сарыф ителгән.
Директорлар советы «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышына җәмгыятьнең гади һәм өстенлекле акцияләре буенча номиналь хакыннан 2281% күләмендә дивидендлар түләү турында карар кабул итү буенча тәкъдимнәрне раслады, җыелыш 2017 елның 23 июнендә булачак.
Директорлар советы Компаниянең сынау объектларында скважиналар челтәрен тыгызландыру проектын гамәлгә ашыруның барышын карады.
Совет эше барышында шулай ук Компаниянең беренче кварталда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2017 елның май аена бюджеты расланды, аннары компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.