РФ Президенты Владимир Путин дәүләт компанияләре дивидендлары буенча карар кабул итте

2017 елның 28 апреле, җомга

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев тәкъдим иткән барлык дәүләт компанияләре тарафыннан чиста табышның нигездә 50% күләмендә дивидендлар түләве буенча алымны хуплады, дип хәбәр итте беренче вице-премьер Игорь Шувалов.

"Президент Хөкүмәт Рәисе тәкъдим иткән барлык дәүләт компанияләренең табыштан нигездә 50% дивидендлар түләве буенча алымны хуплады”, - диде Шувалов.

РФ Финанслар министрлыгы моннан алда РФ Хөкүмәтенә дәүләт компанияләре өчен табыштан 50% күләмендә дивидендлар түләүне күздә тоткан боерыкнамә проектын керткән иде. Бу дәрәҗәдән чыгып, әлеге елга федераль бюджет керемнәре исәпләнгән. 2016 елда Хөкүмәт иң эре компанияләр өчен дивидендлар буенча планканы бер елга күтәрде. Финанс хисаплылыгы халыкара стандартлары һәм Бухгалтерлык хисабы Россия стандартлары (ике зурлыктан зуррагыннан) буенча ул табыштан 25%тан 50% кадәр артты. Финанс министрлыгы бу кагыйдәне озайту турында сорады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International