Соңгы вакытта нефтькә бәя кисәк төшү белән бәйле Россия Федерациясе бюджеты кимеде. Хәзерге вакытта бюджет кытлыгы янәдән үсә. Россиягә яңадан билне кысыбрак буарга кирәк булырмы?
Алай ук түгел: чынлыкта Россиядә бюджет кытлыгы кими. Үткән ел без уртача вакытка бюджет планлаштыруга кайттык. Өчеллык офыкта бюджет кытлыгын 2017 елда план буенча тулаем эчке продуктның 3,2% ннан 2019 елга 1,2% ка кадәр акрынлап киметү каралган. Шул ук вакытта, соңгы бәяләр буенча, әлеге елда кытлык беренчел прогноздан түбәнрәк булачак һәм тулаем эчке продуктның 2% тәшкил итәчәк.
Шулай ук искәртәсем килә, без башкарган бюджет һәм акча-кредит сәясәте чаралары инфляциягә уңай тәэсир итте: 2016 елда ул Россиянең бөтен тарихында иң түбән дәрәҗәдә булды – 5,4%, быел без бәяләр артуын 4% дәрәҗәсендә көтәбез.
Моңа ничек ирешеп булды?
Инфляция бюджет консолидациясе чараларына, шулай ук Үзәк Банкның кырыс сәясәтенә бәйле кимеде. Бюджетка килгәндә, планлаштырылганга караганда, икътисад үсеше темплары арту, салым белән идарә итү яхшыру нәтиҗәсендә, шулай ук тышкы икътисад вазгыяте үзгәрүгә бәйле, аның быелгы үтәлеше яхшыруына ышанабыз.
Күпмегә яхшырыр?
Без бюджетка икътисад үсеше 0,6% һәм бер баррель нефть 40 доллар тору прогнозын салып калдырдык. Шул ук вакытта чынлыкта без үсешне 2% дәрәҗәсендә көтәбез, нефть бәясе шулай ук сизелерлек югары. Шуңа күрә бюджет кытлыгы кимер. Иң мөһиме – без бер баррель нефть 40 доллардан югары булганда алынган керемне дәүләт чыгымнарын арттыруга түгел, ә соңгы вакытта тотылган резервларны тулыландыруга тотарга дигән карар кабул иттек.
Чынннан да, соңгы ике ел резервтан күп акчалар бюджет кытлыгын каплау өчен тотылды.
Әйе, шактый күп тотылды. Быел бюджетта резерв фондтан 1,8 триллион сум (29 миллиард евро) тоту каралган. Ләкин яңа бәяләр буенча без акчаларны тоту күләмен 1 триллион сумга (16 миллиард евро) киметәчәкбез.
Россия Федерациясе резервлары тотып бетереләчәкме?
Юк. Җаваплы бюджет сәясәте резервларны сакларга гына түгел, ә уңайлы конъюнктурада аны арттырырга да рөхсәт итәчәк. Финанс куркынычсызлык мендәрен саклар өчен, без бюджет консолидациясе программасын инде кабул иттек. Сүз уңаеннан, моны рейтинг агентлыклары да игътибарсыз калдырмады: Standard & Poor?s безнең инвестиция рейтингын “тотрыклы”дан “позитив”ка үзгәртте. «BB+» ның агымдагы рейтингы әлегә инвестицияле булып саналмый, ләкин безнең тырышлыкларны базарлар уңай бәяли. Ә Fitch агентлыгы “тотрыклы” прогнозы белән инвестицияле рейтингны саклап калды.
Бу быел тагын еврооблигацияләр белән халыкара финанс базарга чыгарга сәбәп була аламы?
Быел безнең бурычка алып тору өлешендә планнар абмициоз. Аеруча эчке базарда – без 2016 елга караганда, ике тапкыр диярлек артыграк җәлеп итәчәкбез: үткән елгы бер триллион урынына 1,8 триллион. Халыкара базарда без үткән ел кебек үк 3 миллиард доллар бурычка алып торырга телибез. Әлбәттә, Россия өчен бу зур сумма түгел һәм без бу акчаларны эчке базардан да алып тора алыр идек. Еврооблигацияләр белән тышкы базарга чыгып, без халыкара базарда үзебезнең булуыбызны билгелибез. Фиксаль нәтиҗәгә караганда, бу безнең өчен әһәмиятлерәк.