Татарстанда фронтовиклар һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү буенча программа ахырына якынлаша. 19 мең ветераннан торакка субсидия бары 29 кеше генә алмаган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
“Татарстанда ветераннарны уңайлы торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Элеге программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле федераль бюджеттан якынча 20 млрд сум акча алынды һәм үзләштерелде. Яшәү шартларын яхшыртуга игхтыяҗы бар дип 19 мең сугыш ветераны билгеләнде. Алардан 18 мең 971 кешегә субсидияләр бирелү турында хәбәр ителде. 2017 елда бүлеп бирелгән акчаны исәпкә алып, республикада тагын 29 ветеран торак белән тәэмин ителмәгән булып кала. Аларны торак белән тәэмин итү өчен якынча 37 млн сум акча таләп ителә”, - дип белдерде Шәйхразыев Татарстан Министрлар Кабинетында узган Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында.
Вице-премьер Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 54 мең 844 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тол хатын яши, шул исәптән бу сугышта катнашкан 2553 инвалид та бар.
ТР Премьер-министры урынбасары хәбәр иткәнчә, социаль-хезмәт күрсәтүнең өстенлекле юнәлеше - ветераннарының өйләренә барып карау. Шулай итеп, 2017 елның беренче кварталында әлеге категориягә кергән барлык ярдәмгә мохтаҗларның 30 процентына үз өйләрендә хезмәт күрсәтелгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ветераннар белән эшне даими рәвештә, көненә карамыйча үткәрергә кирәк. "Әлеге категориядәге кешеләр аеруча күзәтчелектә. Кызганычка каршы, ел саен 10 меңәр кеше бу дөньядан китә, ветраннарыбыз саны кими. Безнең төп бурычыбыз - сугышта катнашучылар, тылда хезмәт итүчеләр турында истәлекне алдагы буыннарга саклап калу", - дип белдерде ТР Президенты.