«Халык облигацияләре»н сатып алу буенча Татарстан лидерлар бишлегенә керде

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

“Халык облигацияләре” дигән исем алган халык өчен федераль займ облигацияләрен сатып алу буенча Татарстан лидер төбәкләр бишлегенә керде. Эмиссияне  Саклык банкы һәм ВТБ24 аша урнаштыру 26 апрельдә башланды. Саклык банкы хәбәр итүенчә, РФ Финанслар министрлыгы бүлеп биргән ФЗОның 70 процентын (4,4 млрд сум) ул 4 майга сатып бетергән.

Беренче атнада ВТБ24 2 млрд сумнан артык торган халык өчен федераль займ облигацияләрен саткан. Бу хакта кредит оешманың мәгълүматлары хәбәр итә. Ике банкта 90 проценттан артык сатулар гражданнар ачкан яңа брокер счетларына туры килә. Урнаштыру шартлары буенча кыйммәтле кәгазьләрне бары тик брокер счетына гына алырга мөмкин. Актив сатып алулар буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе лидерлар рәтендә. Гомуми саннан аларга 37 процент туры килә. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе икенче (16 процент) урында.

Казан лидерлар бишлегенә 3 процент белән керде. Шул ук күләмдә Самарада сатылган. Сатып алуларның 2 проценты Уфа, Саратов һәм Ставропольгә туры илә. Череповецта “халык облигацияләре” 1,5 процент сатылган.

Халык өчен федераль займ эмиссиясенең гомуми күләме 15 млрд сум тәшкил итә. Облигация номиналы – 1000 сум. Сатып алуның минималь күләме – 30 мең, максималь күләме – 15 млн. тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International