Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсенең хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалы бар

2017 елның 13 мае, шимбә

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин белән очрашты.      

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов катнашты. 

Губернаторны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Александр Жилкинга   Сабантуй бәйрәмен Әстерхан шәһәрендә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, 2008 елда Әстерхан өлкәсе VIII Федераль Сабантуйны кабул иткән иде инде. «Безнең инициативаны хуплавыгызга рәхмәт. Быел Сабантуй илебезнең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узачак. Ышанам, бәйрәм югары дәрәҗәдә узар», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов җирле татарларга төрле яклап ярдәм күрсәткән һәм мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда һәм үстерүдә кирәкле шартлар тудырган өчен рәхмәтен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген өлкәдә 60 мең татар яши, 90нан артык мәчет эшләп килә. «Сезнең татар мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә, татар иҗтимагый оешмаларына күрсәткән ярдәмегез төбәкләребез арасындагы дуслыкны ныгыта», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалы бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Соңгы елларда ике төбәк арасында товар әйләнеше 300 млн. сум тәшкил итә. Татарстан Әстерханга синтетик каучуклар, йөк һәм җиңел автомобильләр, ягулык мазут, төрле азык-төлек продуктлары китерә. Әстерхан өлкәсеннән  республикага автомобиль бензины, дизель ягулыгы, тоз, станоклар, шулай ук балык һәм балык продукциясе китерелә. 

«Болардан тыш, безгә югары технологияләр, мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Үз чиратында Александр Жилкин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасындагы багланышларның тирән тарихи тамырлары бар. Бүген төбәкләр актив хезмәттәшлек итә, икътисадый өлкәдә дә, гуманитар өлкәдә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International