Бүген Татарстан Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте арасында килешү төзелде. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзалады.
Чара Хөкүмәт йортында узды.
Үзара хезмәттәшлек Банкның Татарстанның икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле юнәлешләре үсешендә катнашуын, уртак инвестицион проектларны һәм эшмәкәрлекне үстерүдә программаларны, шул исәптән дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә дә финанславын күзаллый.
Хезмәттәшлекнең аеруча перспективалы юнәлешләре булып, Татарстан өчен социаль-икътисади үсештә алда булган резидентлар программасы торырга мөмкин. Шулай ук торак төзелеше һәм инновацион сәнәгать комплексы проектларына ярдәм кысаларында тормышка ашыруда, республика предприятиеләрен модернизацияләүдә уртак чаралар проектларын финанслау күздә тотыла.