Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикаса Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр.
Әңгәмәнең төп темасы - Россия һәм мөселман илләренең икътисадый багланышлары мөмкинлекләре. Шулай ук чара кысаларында ислам һәм башка диннәр тәҗрибәсенә, рухи байлыкларга нигезләнеп, куркынычсызлыкка янау үсешенә каршы торуга чараларны билгеләү мәсьәләләре дә карала.
Утырышта 57 кеше катнаша, 23е Россия вәкилләре, алар арасында Россия Федерациясе субъектларының 4 башлыгы (Татарстан, Чечня, Дагыстан, Кырым), РФ тышкы эшләр министры урынбасары М.Л.Богданов, җәмәгатьчелек, фән һәм дин вәкилләре катнаша. Шулай ук 26 дәүләттән 34 чит ил вәкиле.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында төркемгә яңа вәкилләр кушылуы турында хәбәр итте - Әзәрбайҗан, Бәһрәйн, Малайзия. "Билгеләп үтәргә кирәк, БМО икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус алу өчен без Берләшкән Милләтләр Оешмасына документларны бирдек. Бу халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясарга һәм бөтен дөньядан хезмәттәшләр белән тәҗрибә һәм тәкъдимнәр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркем эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - икътисадый хезмәттәшлек. Ел саен Казанда "Россия ислам дөньясы: Казансаммит" халыкара икътисадый саммиты үткәрелә. Быел анда 50 илдән 1,5 меңнән артык делегат катнашырга җыена. Шулай итеп, Төркем эшчәнлеге Россия базарына ислам дәүләтләреннән инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Ислам үсеш банкы белән берлектә Россиядә ислам банкингын җайлау мәсьәләләре хәл ителә. Былтыр Төркем утырышында Казанда Ислам үсеш банкы һәм Россия финанс институтлары арасында үзара килешкәнлек турында меморандум имзаланды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уртак дини һәм тәгълимат чаралары ислам дөньясындагы актуаль проблемалар һәм экстремизм белән көрәш турында фикер алышу өчен җайлы.
“Милләтара һәм динара тынычлык – дәүләтебез нигезе. Бу безнең уникаль үзенчәлегебез, без аны саклыйбыз һәм үстерәбез. Терроризм һәм радикализм - мөселман илләренә генә түгел, ә бөтен дөньяга яный. Без тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, чөнки хәзерге замандагы авырлыкларны бергәләп кенә хәл итеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын Рамзан Әхмәт улы Кадыйров җитәкчелегендәге кунакчыл Чечня Республикасы каршы ала. Чечня үзе терроризмның дәһшәтен кичерде. Республиканың Беренче Президенты Әхмәт Хаҗи Кадыйров әлеге проблеманы республикада һәм гомумән Россиядә юк итү өчен гаять зур өлеш кертте. Республиканың хәзерге башлыгы атасы эшен дәвам итә, һәм үстерә дә. Аның тырыш эше нәтиҗәләре күренеп тора, казанышлары сокландыра. Без бүген Грозныйда - Чечня Республикасы башкаласында, төзекләндерелгән, заманча, динамик рәвештә үсеп баручы шәһәрдә. Бу казанышларга берүзең ирешеп булмый, дип уйлыйм, дустанә һәм туганлык ярдәме булмаса", - дип башлады утырышны Рөстәм Миңнеханов.