Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Банк» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Көн тәртибендә 2016 елга еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы иде, шулай ук Директорлар советы хисап елы нәтиҗәләре буенча банк табышын бүлүне тәкъдим итте, Директорлар советын һәм Ревизия комиссиясен сайладылар, Россия һәм халыкара финанс хисаплылыгы стандартлары буенча хисаплылыкка аудит уздыру өчен аудиторларны расладылар.
«Ак Барс» Банкының 2016 елда эшчәнлеге йомгаклары турында «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев чыгыш ясады. 2016 елда финанс оешмасы 651 млн. сум күләмендә чиста табыш алган. Банкның үз капиталы бер ел эчендә 19%ка арткан һәм 70 млрд. сум тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ак Барс» Банкы Татарстан Республикасының төп вәкаләтле таяныч банкы булып тора: «Аның киләчәктә дә ышанычлы һәм нәтиҗәле булуы мөһим».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, «Ак Барс» Банкы үсешенең төп тәшкилияте – якын киләчәктә федераль банкларның активлары дәрәҗәсе буенча ТОП-15кә чыгу, рентабельлек дәрәҗәсен арттыру, икътисадның реаль секторын кредитлау буенча актив эш алып бару.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, банк секторында Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан үткәрелүче сәясәтнең рациональ сәбәпләре бар һәм төбәк банклары нәтиҗәлелекнең югары дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.
«Төп бурыч – банк системасының тотрыклылыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итү. Үзәк банк ягыннан катгый сәясәт уздырыла, ул, чыннан да, дөрес сәясәт. Базарда нәтиҗәле банклар һәм ышанычлы компанияләр генә калырга тиеш. Минемчә, республика банклары шулай ук тулысынча шул критерийларга туры килергә тиеш», - дип саный Татарстан Президенты.