Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның май аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләре буенча киңәшмәләр дәвам итә.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнаша.
Киңәшмә барышында салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю буенча билгеләнгән планны үтәүгә, салымнар һәм җыемнар буенча салымның түләнми калган өлешен (недоимка) түләү буенча башкарылган эшкә, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлегенә, учреждениеләрнең кредитор бурычына, 2017 елга дәүләт торак фондына түләүләргә йөкләмә алган районнар, шәһәрләр оешмаларының башкарган эшенә караган мәсьәләләр тикшерелә.