“Дөньякүләм икътисад үсеше перспективасы” исемле чыгышында Халыкара валюта фонды Россия икътисадының тергезелүендә тенденция барлыгын раслады.
“Апрель фаразы нигезендә 2017 һәм 2018 елларда Россия Федерациясе икътисады, фараз буенча, акрынлап тергезеләчәк”, - дип хәбәр ителә сайтка урнаштырылган документта.
Шулай ук апрельдән бирле 2017 һәм 2018 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразы үзгәрешсез калган – 1,4 процентка. Моннан тыш, Россиядә һәм формалаша барган базарлы кайбер башка дәүләтләрдә инфляция кими.
Апрель чыгышында Россия буенча фараз яхшырган. Гыйнварда 2017 елда 1,1 процентка һәм 2018 елда 1,2 процентка үсеш көтелә.
Гомумән алганда, авторлар икътисадның акрынлап тергезелүен билгели. Халыкара валюта фонды фаразлары буенча, дөньяда тулаем эчке продукт үсеше 2017 елда 3,5 процентка, 2018 елда 3,6 процентка артачак. Уртача сроклы перспективада үсеш темпы акрынаер дип көтелә.