Рейтинг мөмкинлекне арттыра

2011 елның 8 августы, дүшәмбе
Халыкара агентлык рейтингына ия булу Россия төбәкләренең икътисадын үстерүдәге мөмкинлеклә­рен киңәйтә
Төрле агентлыклар рейтингларына ия булучы төбәкләр һәм муниципалитетлар торган саен ишәя бара. Рейтинг булмау – җәмәгатьчелекне һәм эшлекле даирәләрне сагайта торган әйбер.
Татарстан Республикасы халыкара рейтинг агентлык­лары белән байтактан эшләп килә инде. Максаты – республикага статусын, чит илләрдән, үзебездән инвестиция­ләр җәлеп итү мөмкинлекләрен, гарантияләрен билгеләүче кредит рейтингы бирү.
Шушы көннәрдә генә “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгының рәсми пресс-релизы дөнья күрде. Анда Татарстан Республикасы­ның кредит рейтингы расланган. Без әлеге вакыйгага аңлатма бирүне сорап, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Радик Рәүфович, “Fitch” рейтинг агентлыгының Татарстан Республикасы “ВВВ-” дәрәҗәсендә, “Тот­рыклы” фараз рейтингларын раславы турында мәгълүмат пәйда булды. Бу нәрсәне аңлата?
– Чыннан да, “Fitch Ra­tings” халыкара рейтинг агентлыгының Кредит комитеты 2 августта Татарстан Республикасына тагын бер тапкыр рейтинг бирде. Республикага бирелүче рейтинглар инвестицион категориягә карый, һәм алар тотрыклы фаразга ия. “Fitch” агентлыгы бәяләмәсе буенча республи­каның диверсификацияләнгән икътисадын, бюджетны үтәүдә әйбәт күрсәткечләрнең сакланылуын, салым ке­ремнәренең үсүен, бюджет белән консерватив идарә итүне, ликвидлыкның зур булуын чагылдыра бу.
Шул ук вакытта республика икътисады тотрыклы салым базасын тәэмин итеп килүче көчле сәнәгать секторына нигезләнгән. Шуның нә­тиҗәсендә бюджет иң беренче чиратта үзебезнең ресурсларга таяна. Татарстан Рес­публикасының, Россиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда, зур инвестицион чыгымнарны даими хәл кылып килүе билгеләнгән. 2010 елда һәм 2011 елның беренче яртыеллыгында икътисадны финанс кризисыннан соң тиз генә аякка бастыру Татарстан Республикасының бюджет параметрларына уңай йогынты ясады.
– Татарстан Республикасы Россия Федерация­сенең башка субъектлары арасында нинди урын алып тора?
– Татарстан Республикасы “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгы рейтинглары бирелгән Россия төбәкләре арасында – өченче урында. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең генә рейтинглары зуррак. Һәм фәкать Россия Федерациясенең шушы өч субъекты гына инвестицион рейтингларга ия.
“Fitch” агентлыгы бәяли торган калган 22 төбәккә спекулятив категориядәге рейтинглар гына бирелгән.
– Әлеге рейтингның республикага йогынтысын ни­чегрәк бәялисез?
– Кредит рейтингы төбәкнең кредит түләүгә сәләте күрсәткече булып тора, чөнки төрле аспектларны үз эченә ала. Ул бүгенге икътисадый үсешне, шулай ук аның перспективаларын да колачлый. Рейтинг бәясе кредиторлар һәм инвесторларга Татарстан Республикасы белән эшләүдә куркынычлар ихтималының ни дәрәҗәдә булуы турында бәйсез объектив мәгълүмат бирә. Шуңа күрә инвесторлар һәм кредиторлар өчен инвестицион чишелешләрне кабул иткәндә рейтинг дәрәҗә­се төп критерийларның берсе булып тора.
Хәзерге вакытта потенциаль инвестор өчен төбәктә эшләү мөмкинлеген караганда рейтингның булуы алыштыргысыз шартка әйләнә. Шул рәвешле инвестицион рейтинг инвесторлар җәлеп итү өчен кирәк. Икенче яктан караганда, әйбәт рейтинг тө­бәккә, финанс базарларына юлны җиңеләйтә һәм җәлеп ителә торган ресурсларның бәясен киметә. Чөнки кредит оешмалары үз йөкләмәләре буенча төбәкнең мөмкинлекларен бәяли ала.
– Соңгы елларда бурыч йөгенең артуы республика рейтингына йогынты ясамыймы?
– Республика үткәреп ки­лә торган бурыч сәясәте, әлбәттә, рейтинг бәясенә йогынты ­ясаучы мөһим фактор булып тора. Кредит средстволарын шактый зур күләмдә җәлеп итүгә карамастан, Татарстан Республикасының дәү­ләт бурычы күләме закон нигезендә билгеләнгән чикләүләрдән артмый. Моннан тыш бурыч күрсәткечләре бюджетның башка параметрлары белән берлектә карала.
Быел бездә салым һәм салым булмаган керемнәр узган еллардагыга караганда шактый үсте. Быелның беренче яртыеллыгында керемнәрнең үсеше узган елның шушы ук чорына карата – 32 процент, кризиска кадәрге 2008 елның беренче яртыеллыгына карата 28 процент тәшкил итте. Республикада үзебезнең керем базасын үстерү буенча даими эш алып барыла. Тө­бәкнең икътисадый һәм сәяси хәле – тотрыклы, макроикътисадый параметрларның уңай динамикасы күзәтелә.
Шул ук вакытта шуны онытырга ярамый: безнең заем средстволары – Россия Федерациясе бюджетыннан бюджет кредитлары гына. Бу кредитлар асылда республикага әһәмиятле проектларны (шуларның иң мөһиме – 2013 елда Универсиада үткәрү) тормышка ашыруга ярдәмнән гыйбарәт.
Татарстан Республикасы рейтингларын булдырган төп факторлар әнә шулар.
– Республикабызның рейтингын алга таба үстерү буенча фаразларыгыз нинди?
– Шуны искәртеп үтәсем килә: Татарстан Республикасы рейтинглары 2008 елда гына спекулятив категория­дән инвестицион категория­гә күчте. Шуннан соң, глобаль икътисадый кризиска карамастан, республика рейтинг­лары кризиска кадәрге чордагы дәрәҗәдә сакланды. Рес­публиканың бүгенге инвестицион рейтингы – ирешелгән уңышларыбыз һәм республикада даими үткә­релеп килүче эш күрсәткече, шул исәптән 2013 елда Казанда Универсиада үткәрүгә әзерләнү буенча да. Республиканың кредит түләүгә сә­лә­тенең зурлыгын, республикага җәлеп ителгән сред­стволарның кире кайтарылмау куркынычы ихтима­лы­ның түбән дәрәҗәдә булуын аңлата бу. Республика үзенең барлык финанс йөклә­мәләрен вакытында түләп бара ала.
Алга таба да эшебез Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны хәл кылуга юнәлдереләчәк. Анда республиканың икътисадны күтәрүгә, салым базасын киңәйтү һәм граж­даннарыбызның тормышын яхшыртуга юнәлеше ачык итеп билгеләнгән. Әлеге бурычларны тормышка ашыру инде якындагы елларда ук Татарстан Республикасына рейтингын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International