Бюджет керемнәре, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10,1%ка арткан. Хәзерге вакытта федераль бюджет 200 млрд сумнан артык профицит белән үтәлгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында финанс министры Антон Силуанов сөйләде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, туризм өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм критерийларын яңадан карарга әзер. Бу хакта министрлык башлыгы Максим Решетников Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә ел саен билгеләп үтелә торган Ана көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Министрлык хезмәткәрләренең балаларының эшләнмәләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү киңәюе РФ субъектларыннан төбәк кануннарына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Төбәкләрдә бу процесс төрле вакытка сузылды. Шуңа күрә кайбер субъектларда грантлар буенча конкурс процедуралары әлегә дәвам итә һәм агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланачак. Гранталар бирү буенча хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе алдынгылар рәтендә.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2022 елның 24 ноябрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар оештырылды. Ул дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм аны җайга салу тәртибе турындагы законнар таләпләрен үтәүне тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәү мәсьәләләренә багышланды.
Дәүләт Думасы 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы канунны өченче, соңгы укылышта кабул итте.
2022 елның 29 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүне үткәрәчәк.
Бюджет проектына барлыгы 750 төзәтмә бирелгән, шуларның 605 төзәтмәсе кабул ителгән. Яңадан бүленә торган акчаларның гомуми күләме (шул исәптән резервланган) 2 трлн сум тәшкил итте, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров.
Коммерциягә карамаган оешмаларга кече һәм урта бизнес вәкилләрен укытуга бирелгән бюджеттан субсидияләр табышка салым базасына кертелмәячәк, ә хезмәтләр күрсәтү өстәлгән бәягә салымнан азат ителәчәк, дип аңлашыла бюджет буенча Дума комитеты хуплаган закон проектыннан.