Финанс министрлыгы әлегә нефть һәм металлургия компанияләре өчен салым йөкләнеше буенча үзгәрешләр планлаштырмый. Бу хакта Гайдар форумы кулуарларында финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте.
Икътисади үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы РФ Бюджет кодексында бюджет кагыйдәләре кысаларында җыелган барлык акчаларның бюджет чыгымнарына юнәлтү турындагы нормаларны беркетү мөмкинлеге турында фикер алышалар, дип белдерде Гайдар форумы сессиясендә Икътисади үсеш министры Максим Решетников.
2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрә. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең 2021 елдагы төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының үсеш алган системасы формалаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы Коллегиясе утырышында катнаша. Төп мәсьәлә - 2021 елда ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару. 2021 елда 1,3 миллионнан артык теркәү эшләре башкарылган, бу 2020 елга караганда 37% ка күбрәк.
Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2022 елның гыйнварында 493,2 млрд. сум күләмендә фаразлана.
30 декабрьдә 3.0 ФОТ федераль программасы буенча ташламалы финанс алуга гаризалар бирү вакыты бетә. Бу датага банкларга мөрәҗәгать иткән 684 эшкуар 3% белән 2,3 млрд.сумлык кредит алган.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның гыйнвар-декабрендә (уртача еллык) баррель өчен 69,0 доллар күләмендә, 2020 елда - $41,73 баррель өчен. Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның декабрендә баррель өчен $72,71 күләмендә формалашкан, бу 2020 елның декабренә караганда 1,5 тапкырга югарырак ($49,37 баррель өчен).
Ел башыннан Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс программалары буенча республика бизнесы 1 млрд сумнан артык кредит акчаларын җәлеп итте.
2021 елда Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылды. Быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешен мониторингларга кирәк. Хәзерге вакытта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык объектлар буенча килешүләр төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.